2022 елда татарстанлылар, ирекле рәвештә корал һәм сугыш кирәк яраклары тапшырган өчен, 900 мең сумнан артык акча алган

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тиешле рөхсәтсез саклана торган яки республика территориясендә табылган коралны, аңа патроннарны, хәрби кирәк-яракларны, шартлаткыч җайланмаларны һәм шартлаткыч матдәләрне үз теләге белән тапшырган өчен бер тапкыр акчалата бүләкләү каралган, дип хәбәр итә.

Әйтик, 2022 елда 600 дән артык граждан түләүләр алды. Бүләкләү суммасы 900 мең сумнан артып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International