Нурлат районы аучылары һәм балыкчылары балыкларны кислород кытлыгыннан коткаралар

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Ел саен Нурлат районы территориясендә, балыкларны томаланудан саклау өчен, «Балык – Булсын! (Рыбе – быть!)» экология акцияләре уздырыла. Аларда аучылар һәм балыкчылар катнаша.

«Кышкы һава торышы – кечкенә сулыкларда яши торган җан ияләре өчен аеруча авыр сынау. Калын боз һәм кар катламы белән капланган буаларда һәм күлләрдә балык кислородка кытлык кичерә башлый, бу еш кына аларның күпләп үлүенә китерә. Кыш дәвамында берничә тапкыр анда бәкеләр бораулана. Бу эшчәнлек район сулыкларында балык запасларын саклауга ярдәм итә», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Нурлат районы буенча Районара бүлек башлыгы Радик Хәсәнҗанов.

Акциягә балалар да кушылды. Алар камыш салырга булышты. Сулыкларда уртак тырышлык белән алар 470 бәке борауладылар һәм 370 төребкә сыман камыш  сабагы һәм салам урнаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International