Татарстанда хайваннар санын алу кызганнан кыза бара. Быел кыргый хайваннарның кышкы исәбен алу авыр шартларда уза – температура үзгәреп тора, һава торышы тотрыксыз һәм кар күп. Ләкин катлаулы шартларга карамастан, хәзерге вакытта маршрутларның 78 % тан артыгы узылган инде.
Мониторинг үткәрү өчен, белгечләр үзләре белән локацияне, юлның вакытын һәм тизлеген билгели торган навигатор, планшет, маршрутның кәгазьдә бастырылган схемасын алалар. Схемада карандаш белән кайда, һәм нинди юнәлештә нәрсә йөргәнен билгелиләр.
Исәпкә алу өч этапта бара: исәп маршрутларын планлаштыру, аларда кыр эшләре, хайваннар һәм кошларның ау ресурсларын санау.
Барысы арасыннан иң кызыклысы – «кыр эшләре». Ләкин кырга кар яуганнан соң – җир өстенә кар тукымасы ябылгач чыгарга кирәк. Кар катламы, аяк эзе күренми калырлык булмасын өчен, йомшак, көпшәк булырга тиеш. Әгәр дә кар булмаса, эзләрне бетерәләр.
«Без кар машинасында әкрен йөрибез, бер эзне дә күз уңыннан читтә калдырмас өчен, сәгатенә егерме километрдан арттырмыйбыз. Безнең урманнарда поши, кыр, кәҗәләре төлке, куян һәм тиеннәр яши. Кошлардан – көртлекләр, суер, урман тавыгы. Ел саен хайваннар саны арта. Пошилар күбәйде, кыр кәҗәләре, куяннар саны арта», – дип үз күзәтүләре белән уртаклаша ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Питрәч районы буенча Районара бүлек башлыгы Вячеслав Кузнецов.
Кешеләре белән сирәк очрашканлыктан, урман җанварлары үзләрен төрлечә тоталар. Олылар пошилар «Сезгә нәрсә кирәк соң?» дигәндәй басып карап торалар. Әкиятләрдә күрсәтелгәнчә, куяннар исә куркак, качалар.
Ел саен хайваннарны мониторинглау хайваннар санын дөрес билгеләргә һәм, кирәк булса, хайваннар санының үсешен исәпкә алып, биотехник чараларны көйләргә кирәк.