Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында ведомствоның беренчел һөнәри берлек оешмасы әгъзаларының хисап җыелышы булды. Анда ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Юрий Матвеев һәм Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан Республика оешмасы рәисе урынбасары Альбина Нәфыйкова катнашты.
Альбина Нәфыйкова һөнәри берлек әгъзаларына социаль ярдәм чаралары, шулай ук һөнәри берлек эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм үткәрелә торган чаралар турында сөйләде.
«Социаль ярдәмнең төп чараларының берсе – һөнәри берлек әгъзаларының һәм аларның гаилә әгъзаларының ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру. Гамәлдәге программалар арасында түбәндәгеләр бар: «Татарстан Республикасы һөнәри берлек шифаханәләре», «Татарстан Республикасы шифаханәләре белән турыдан туры шартнамәләр», «Профкурорт» Россия шифаханәләре», «Ял көне турлары», «Бюджет өлкәсе хезмәткәрләрен ташламалы санитар курорт дәваланулары белән тәэмин итү», «Хезмәткәрләрне савыктыру», «Теплоход турлары» һ. б.. Алардан теләге булган һәркем файдалана ала», – диде ул.
Аннары һөнәри берлек оешмасының ел дәвамындагы эш нәтиҗәләре турында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының беренчел һөнәри берлек оешмасы рәисе Оксана Филиппова сөйләде. Үзенең чыгышында ул 2022 елда һөнәри берлек әгъзаларына барлык кирәкле ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. Эшләмәүче пенсионерлар һәм ветераннар да игътибардан читтә калмый.
Чара хезмәткәрләргә Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлеге Татарстан Республика комитетының Рәхмәт хатларын тапшыру белән тәмамланды.