Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.
Түбән Кама районы Сухарево аучылык хуҗалыгы территориясендә тикшерү барышында ведомство хезмәткәрләре тарафыннан законсыз ау факты ачыкланды.
Вакыйга урынында поши һәм кыр кәҗәсенең түшкәләре табылды. Хокук саклау органнары бу хәлнең шартларын билгели.