Боз катламы әсирлегендә: «Идел киңлекләре» тыюлыгы хезмәткәрләре балыкларны томаланудан коткарды

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Карлы һәм салкын кыш кешеләр өчен генә түгел, судагы тереклек өчен дә кыенлыклар тудыра. Ә бәкеләр һәм майн бораулау буенча профилактик чараларны вакытында үткәрү суда өстәмә кислородны тәэмин итә һәм сулыкларда балык запасларын сакларга мөмкинлек бирә.

Бу юлы «Балык – Булсын! (Рыбе – быть!») акциясенә «Идел киңлекләре» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре дә кушылды. Су асты тереклегенә кислород бирү өчен, алар яр буенда 40 тишек борауладылар. Ә тишекләр туңмасын өчен, аларга камыш сабаклары тыгып калдырдылар.

Исегезгә төшерәбез: «Балык – Булсын! (Рыбе – быть!») акциясе ел саен 17 яр буе районында һәм республиканың аеруча саклана торган сулыкларында махсус техника һәм компрессорлар кулланып үткәрелә. Әлеге акциядә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, балык тоту сәнәгатьчеләре, һәвәскәр балыкчылар, волонтерлар актив катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International