ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре гуманитар ярдәм җыйдылар

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков инициативасы белән ведомство хезмәткәрләре махсус хәрби операция уздыру зонасында булган һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләр өчен гуманитар йөк җыйдылар.

Йөзләгән пар ир-ат оекбашлары, шәхси гигиена әйберләре, озак саклана торган азык-төлек продуктлары җыелды. Моннан тыш дарулар, бәйләвеч материал һәм кием-салым сатып алынды.

Посылкалар, билгеләнгән урынга җибәрү өчен, Казанның бердәм җыю ноктасына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International