ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Балык Бистәсе районында поши үләксәсе таптылар

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.

Әйтик,  Балык Бистәсе районында Кама торак пункты янында рейд барышында поши үләксәсе табылды. Һәлакәт урынына ЭЭМ хезмәткәрләре чакырылды.

Алар шәхси хуҗалыкларның берсенә алып баручы эзләр таба. Тикшерү нәтиҗәсендә төргәкләп куелган поши ите кисәкләре табылды.

Шикләнелүче – Чаллыда яшәүче.  Аңарда шома көпшәле МЦ-20-01 карабины табыла. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International