ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Мишә елгасы тамагында рейд үткәрде

2023 елның 17 феврале, җомга

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясенә рейд оештырдылар.

Башта территорияне динамикалы квадрокоптер ярдәмендә төшерделәр һәм территорияне тикшереп чыктылар. Мондый рейдларның беренче чираттагы максаты – хокук бозуларны булдырмый калу.

Гражданнарның исләренә төшерәбез: 1 февральдән 15 апрельгә кадәр Мишә елгасы тамагында промысел һәм һәвәскәр балык тотуга тыю кертелгән. Чикләүләр су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясен һәм аларның үрчүе өчен уңайлы шартлар булдыру максатыннан кертелә. Тыюлыкның саклау режимын үтәмәгән өчен РФ КоАПның 8.39 статьясы нигезендә (Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу) җәза каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International