Орнитолог көненә багышлана: Татарстан укучылары республикадагы кошлар турында белде

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Бүген яшь буынның экологик культурасын һәм грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү эше кысаларында Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казанның Вахитов районы 96 нчы гимназиясендә укучылар өчен дәрес үткәрде. Алар балаларга Орнитолог көне һәм Халыкара кошлар көне турында сөйләделәр.

 «Орнитолог – бик мавыктыргыч һөнәр, ул кошларны даими күзәтүне һәм аларны төрле яшәү урыннарында өйрәнүне аңлата. Республика территориясендә кошларның күп төрләре яши, аларның кайберләре Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларына кертелгән», – дип сөйләде ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Биологик төрлелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Александра Стукова.

 Чара ахырында балалар табышмакларга җавап бирделәр һәм уеннар уйнадылар, каурыйлы дуслары турында белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International