Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән җир-суларга аучылык хуҗалыгы килешүе төзергә хокук алу өчен аукцион үткәрү турында

2013 елның 6 августы, сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгълүмат бирә: 2013 елның 8 августында ТР Яңа Чишмә муниципаль районында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына кагылган, аучылык хуҗалыгы килешүе төзергә хокук алу өчен аукцион үткәрелде. Түбәндәге чикләрдә:

 

төньяк – Челна елгасы Шешмә елгасына кушылган ноктадан алып, Шешмә елгасының уртасы буйлап өскә таба Кичуй елгасы белән кушылган ноктага кадәр, аннары Кичуй елгасының уртасы буйлап өскә таба Татарстан Республикасының муниципаль районнарының административ чикләренә кадәр;

 

көнчыгыш: – Кичуй елгасы Татарстан Республикасының Яңа Чишмә һәм Түбән Кама муниципаль районнарының административ чикләре белән киселешкән ноктадан алып, шул чик буйлап көньякка таба Яңа Чишмә, Түбән Кама һәм Әлмәтмуниципаль районнарының административ чикләре киселешкән ноктага кадәр, аннары Яңа Чишмә һәм Әлмәт муниципаль районнарының административ чиге буенча көньякка таба Шешмә елгасы белән киселешкән ноктага кадәр.

 

көньяк:- Яңа Чишмә һәм Әлмәт муниципаль районнарының административ чиге Шешмә елгасы белән киселешкән ноктадан, Шешмә елгасының уртасыннан агым буйлап түбәнгә Андреевка авылына кадәр, аннары Андреевка авылыннан автомобиль юлы буйлап Яңа Чишмә авылына кадәр. көнбатыш:Яңа Чишмә авылыннан Чиремшән-Азеев автомобиль юлы буйлап төньяк-көнбатышка Казан-Әлмәт( Азеево авылы) автомобиль юлына кадәр һәм аннары Азеево авылыннан Челна елгасы агымы буйлап түбәнгә Шешмә елгасына кергәнгә кадәр.

Аукцион нәтиҗәсендә җиңүче булып ООО «Красновидово» танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International