Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында Дәүләт Думасын махсус саклана торган табигать территорияләрендә туризмны үстерү турындагы закон проектын карауны тизләтергә чакырды.
«Бердәм Россия тарафыннан махсус саклана торган табигать территорияләрендә туризмны үстерү турында закон проекты әзерләнде. Ул нәрсәне һәм кайда төзергә мөмкин, ә нәрсә төзергә ярамаганын төгәл ачыкларга тиеш. Гомумән, экотуризм индустриясенең эш принципларын билгеләргә тиеш. Безнең ил өчен бу бик мөһим сорау. Дәүләт Думасыннан әлеге закон проектын карауны тизләтүне сорыйм», – диде ул.
Документ шулай ук туризмны оештыру һәм гамәлгә ашыру кагыйдәләрен, шул исәптән махсус саклана торган табигать территорияләрендә туристларның иминлеген тәэмин итү кагыйдәләрен билгеләячәк.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы территориясендә гомуми мәйданы 465,109 мең га булган 193 махсус саклана торган табигать территориясе урнашкан.