Әле кыш. «Биләр» тыюлыгының табигате һава торышының язга таба йөз боруын көтеп тора. Кар эрүнең әле беренче билгеләре дә күренми.
Шулай да көндезен кояш инде шактый күтәрелә. Кыш дәвамында агач ботакларына утырган кар шуыша, төшә, агачларны авырлыктан арындыра, һәм җирдә кар көртләре өелә. Тыюлыктагы хайваннар тормышы да көннән-көн сизелерлек үзгәрә бара. Пошилар һәм кыр кәҗәләре зур активлык күрсәтәләр. Беренчеләрдән булып, яфраклы урман буйлап йөгерешә башлыйлар. Зур-зур нарат һәм чыршылар күп күләмдә карны тоталар, бу аларның актив хәрәкәтенә ярдәм итә. Ә кыр кәҗәләре исә, кечкенә яки зур төркемнәр булып, шаян сикергәләшәләр. Озын кыштан соң алар кояш нурларында җылынырга яраталар. ачыгып, урманнар буйлап йөгерешеп йөргәннән соң, гадәтә читләтеп үткән үсемлекләрне – ылысларны һәм ылыслы үсемлекләрнең яшь үсентеләрен, каен ботакларын, зелпеләрне ашый башлыйлар.