Махсус саклана торган «Липовское урочище» территориясендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Балык – булсын! (Рыбе – быть!)» акциясе узды.
«Кышны су астында ъткщрщ торган балыкларга һәркем ярдәм итә ала. Борауланган берничә тишем суда өстәмә кислород дигән сүз. Профилактик чараларны вакытында уздыру сулыкларда балык запасларын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Биредә инеш керкә балыгы һәм хариус кебек Кызыл китапка кергән төрләр яши», – дип билгеләп үтә ТР Дәүләт биоресурслар комитетының Бөгелмә районы буенча районара бүлеге начальнигы Тимур Гыйниятуллин.
Чарада Адреналин спорт клубы балалары да катнашты. Уртак тырышлык белән алар 70 бәке борауладылар.
«Без һәрвакыт экологик акцияләрдә актив катнашырга тырышабыз. Алар табигатьне, хайваннарны һәм үсемлекләрне саклауны максат итәләр. Бүген дә «Балык – булсын!» акциясендә бик теләп катнашык». Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә елгада балык яшәячәк дип өметләнәбез», – диләр спортчылар.