ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең Әгерҗе районының табигать һәйкәле территориясендә аэрация ярдәмендә балыкларны коткаруы

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Февраль аенда – март башында сулыклар әле калын боз катламы астында булган, ә суда эретелгән кислород аз чакта, балыкларның кислородка кытлыгы еш очрый. «Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, моңа юл куймас өчен, Ык елгасының табигать һәйкәле территориясендә балыкларның томалануына каршы аэратор ярдәмендә чаралар үткәрделәр.

«Балык булсын! - (Рыбе – быть!)» акциясендә шулай ук волонтерлар һәм Кичкетаң урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты.

Балаларның бер төркеме кар машинасында коры камышлар җыярга китте, алар алга таба эшләү өчен кирәк. Калган балалар волонтерлар белән бергә тишемнәр борауладылар.

«Балалар балыкларның үлемен булдырмауга үз өлешләрен керттеләр. Эш җиңел түгел, әмма укучылар аны уңышлы үти алдылар. Барыбыз бергә аэратор ярдәмендә 200 дән артык тишем борауладык», – диде тыюлык башлыгы Руслан Маннапов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International