Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эшчщнлек кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.
Шуларның берсе Арча районының 2 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен узды. «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре балаларга табигатьтә кошларның роле һәм ни өчен каурыйлыларның төрлелеген өйрәнү һәм саклау кирәклеге турында сөйләде.
Чара ахырында балалар «Кошларга булышыйк» квест-уенында катнаштылар. Урман экспедициясендә катнашып, алар каурыйлылар өчен азык салынган сандыкларны эзләп таптылар.