2022 елда үр куяны, көртлек, суер һәм кыр тавыгы саны артты

2023 елның 3 марты, җомга

Узган ел республикада үр куяннарының саны 29 меңнән артык (узган елга карата + 3,5 %) тәшкил итте. 21 районда куяннар санының артуы билгеләнде. Республика кырларында һәм урманнарында алар өчен 9585 тозлык һәм 8015 азык мәйданчыгы әзерләнде.

Озын колаклар саны буенча Азнакай, Әтнә һәм Мөслим районнары алдынгылар рәтендә. Кама Тамагы, Чирмешән һәм Чүпрәле районнарында кимү күзәтелә.

Көртлек, суер һәм кыр тавыгына килгәндә, аларның үсеше 61 % тәшкил итте. Бу биотехник чаралар, шул исәптән начар һава торышы аркасында шулай булды.

Сорыкыр тавыклары өчен 7286 коену урыны урнаштырылган. 27 районда киек кошларның үсеше күзәтелә.

5 ел эчендә кошлар саны күрсәткечләре арту Әлмәт, Алабуга һәм Алексеевск районнарында күзәтелә. Бу юнәлештә эшне Сарман, Чүпрәле һәм Мөслим районнарына көчәйтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International