Республикабызда чын яз җитте. Татарстанлылар бу хакта хаклы рәвештә сөйли ала, чөнки каргалар кайтты.
Кошларны, беренчеләрдән булып, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Минзәлә һәм Актаныш районы буенча районара бүлеге башлыгы Ренат Шәйхетдинов күреп ала һәм фотога төшерә.
Актаныш районының Татар Суыксуы һәм Минзәлә районының Аю авылларында яшәүчеләр дә кошлар көтүен күргәннәр инде.
Быел каурыйлыларның кайтуы гадәттәгедән бераз иртәрәк булды. Моннан тыш язны канат очларында инде чәүкәләр да китерде.