Заманча техника безнең тормышта күбрәк урын ала бара. Сер түгел, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре закон бозучыларның акваториядә булган вакытын видеога төшерү өчен квадракоптерлар куллана.
Шундый очракларның берсе узган елның сентябрендә «Зөя» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә рейд вакытында булды.
Югары Ослан район суды карары белән су биологик ресурсларын законсыз тоткан өчен ике җирле кеше административ җаваплылыкка тартылды.
Аларга 70 мең сум штраф билгеләнде, аккумулятор һәм көймәләре конфискацияләнде.