Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында белгечләр тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.
Шундый чараларның берсен Балтач гимназиясе укучылары өчен «Сурнар» дәүләт табигый зоология (аучылык) заказнигы белгече Альберт Хәкимҗанов үткәрде.
Мәктәп укучылары районның табигый мохитен саклауның төп формасы буларак махсус саклана торган табигый территорияләрнең үзенчәлекләре, шулай ук хайваннар, үсемлекләрнең кыйммәтле төрләре һәм аларның яшәү урыннары турында кызыксынып тыңладылар.
«Безнең заказник Арча урманчылыгының Сурнар участок урманчылыгының иң кыйммәтле аучылык биләмәләрендә урнашкан. Аучылык фаунасының төр составына поши, төлке, янутсыман эт, бүре, селәүсен, сусар, америка чәшкесе, бурсык, сасы көзән, тиен, ак куян, үр куяны, көртлек һәм боҗыр керә», – ди Альберт Хәкимҗанов.
«Республикабызның шундый күп төрле тыюлыклары белән танышу аны яхшырак белергә һәм яратырга ярдәм итә. Табигать белән танышуны без һичшиксез дәвам итәчәкбез. Бу бик кызыклы һәм мавыктыргыч», – диләр мәктәп укучылары.