Балыкларга чиста һава кирәк: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Яшел Үзән районында сулыкны аэрацияләделәр

2023 елның 10 марты, җомга

Республикада, сулыкларны кислород белән тутыру өчен, аэрация үткәрүне дәвам итәләр. Тишемнәр аша суга кыш көне боз астында яшәүче балыкларга кирәкле кислород керә.

Бу юлы суда яшәүчеләрне коткару буенча махсус операцияне Зеленодольск районының «Ял» коммерцияле булмаган бакча ширкәте күлендә «Идел киңлекләре» дәүләт табигать заказнигы хезмәткәрләре үткәрде. Алар 55 тишем борауладылар.

Кышкы чорда күлләрне аэрацияләү су биоресурсларының һәм ихтиофаунаның экологик хәленә уңай йогынты ясый. Бу чараның нәтиҗәсен җирле балыкчылар яз көне үк күрәчәк – балык һичшиксез күп булачак.

Исегезгә төшерәбез: «Балык – Булсын! (Рыбе – быть!») акциясе ел саен 17 яр буе районында һәм республиканың аеруча саклана торган сулыкларында махсус техника һәм компрессорлар кулланып үткәрелә. Әлеге акциядә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Балык тоту сәнәгатьчеләре, һәвәскәр балыкчылар, волонтерлар һәм битараф булмаган кешеләр актив катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International