Балыкларның томалануын булдырмау буенча «Балык – булсын! (Рыбе – быть!)» акциясе Мишә заказнигы сулыкларында узды.
Белгечләр күлләргә барып, бораулар ярдәмендә бозда 80 тишем ясап, аларны салам белән капладылар. Бу балыкларга кислородсызлыктан үлмәскә ярдәм итә.
Уртак тырышлык белән сулыкларда табан балык, карп, алабуга, шыртлака һәм чуртан коткарылды.
Белгечләр әйтүенчә, балыкларның томалануы яз башында бигрәк тә күп була, чөнки бу вакытта инде суда эрегән кислородның бөтен өлеше диярлек хайваннар һәм үсемлек организмнары тарафыннан йотылып беткән. Бу чорда елгадагы тереклеккә кешеләр генә ярдәм итә ала. Балыкларның томалануына каршы көрәшүнең бердәнбер юлы – тишемнәр бораулау. Бу борынгы, әмма нәтиҗәле ысул.