ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Бөгелмә районы буенча районара бүлеге башлыгы Бөгелмә аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе белән берлектә кыр кәҗәсен коткарды.
Хәбәр шәһәрнең битараф булмаган кешеләреннән килә. Алар хәбәр иткәнчә, хайван Икътисад, идарә һәм хокук институтының Бөгелмә филиалындагы металл койма арасына кысылып калган.
«Бу очракта, артык стресс китермичә генә тояклы хайванны гадәти мохиткә чыгару өчен, тиз арада эш итәргә кирәк. Тикшерү вакытында хайван үзен яхшы хис итә иде. Аның ботында коймага эләгеп зарарланганнан кан гына бар иде», – ди Тимур Гыйниятуллин.
Кыр кәҗәсен ветеринария табибы тикшерә. Ул аның ярасын эшкәртә һәм аягындагы зарарланган тиресен тегә.
Хайван мөстәкыйль рәвештә табигый тирәлеккә кайта алмый, шуңа күрә аңа кешеләр ярдәме кирәк була. Хәзер аның сәламәтлегенә берни дә янамый. Хайван район урманнарының берсенә җибәрелгән.