Кыр казлары килде: беренче казлар төркемен Баулы һәм Чүпрәле районнарында күргәннәр

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Әгәр дә сез кардан һәм салкыннан арыган булсагыз, кошларны күзәтегез! Көннәр җылына барган саен, кошлар, көньякта кыш үткәреп, оя корырга дип кайталар. Республикага кара каргалар, чәүкәләр кайтты инде, торналар, сыерчыклар, акчарлаклар, соры челәннәр һәм тургайлар да кайта башлады.

Шушы көннәрдә аларга казлар да кушылды. Аларның төркемнәрен Баулы һәм Чүпрәле районнарында күргәннәр. Кышкы салкыннарны үткәреп кайтучы кошлар хәзер, азык эзләп, басуларда тукталалар, чөнки озын-озак очышлар зур энергия запасы таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International