ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, апрель аенда РФ Дәүләт Думасы 1 укылышта ау кагыйдәләрен бозган өчен штрафның минималь чиген арттыру һәм ау хокукыннан мәхрүм итү мөмкинлеге турында закон проектын караячак.
Ул РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.37 нче «Ау кагыйдәләрен, балык тотуны һәм хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануның башка төрләрен регламентташтыручы кагыйдәләрне бозу» статьясына төзәтмәләр кертүне күздә тота.
Мәсәлән, ау кагыйдәләрен бозган өчен минималь штраф дүрт тапкыр – 500 сумнан 2 мең сумга кадәр арттырылачак. Моннан тыш, закон проекты белән ау лицензиядән мәхрүм итүнең минималь срогын бер елдан ике елга кадәр билгеләү тәкъдим ителә.
Хәзер әлеге хокук бозу өчен гражданнар өчен биш йөздән дүрт мең сумга кадәр штраф тәкъдим ителә, ау кораллары конфискацияләнә яки аннан башка гына, яки ике елга кадәр аулау хокукыннан мәхрүм ителә.