ТР Дәүләт Советы жирәбә салу процедурасы буенча Экология кодексына үзгәрешләр кертте

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Экология кодексының «Гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләрендә аучылык белән шөгыльләнүче физик затлар арасында аучылык ресурсларын аулауга рөхсәтләрне бүлү тәртибе» 135.5 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Документларны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков тапшырды.

Закон проекты «Аучылык һәм аучылык ресурсларын саклау һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 31 статьясындагы 6 өлешенә ярашлы итеп эшләнгән. Ул жирәбә салуда мәгълүмат системасын куллануны, шулай ук аучылык өлкәсендә вәкаләтле органның норматив хокукый акты белән ауга рөхсәтләрне бүлү жирәбә буенча башкарыла торган аучылык ресурслары исемлеген раслау мөмкинлекләрен күздә тота.

Аны кабул итү ауга рөхсәтләрне бүлү буенча жирәбә салу процедурасын автоматлаштыру юлы белән оптимальләштерә, барлык затлар өчен аучылык ресурсларының иң кыйммәтле төрләренә рөхсәт алу өчен тигез шартлар булдыра, жирәбә салуда катнашу өчен гаризаларны автомат рәвештә эшкәртү юлы белән кеше факторын булдырмаска мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International