Кошлар өчен 100 яңа фатир: Балтач районы укучылары кошларның «торак проблемасын» хәл иттеләр

2023 елның 24 марты, җомга

Җылы көннәр башланды, күчмә кошлар туган якка агылалар. Ә кошларның туган якка кайтуларын Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең «Сабантуй» паркы территориясендә яңа уңайлы йортлар көтә. Чараны «Балтач» дәүләт заказнигы администрациясе оештырды. «Төзүчеләр» ролендә районның Балтач һәм Норма мәктәпләре укучылары һәм укытучылары иде.

«Бүген безнең монда булуыбыз бик яхшы. Сезнең ярдәм белән монда күбрәк кошлар киләчәк, алар үз җырлары белән тирә-юньне моңга күмәр. Еллар узгач, бер көнне монда килеп: «Менә бу сыерчык оясын мин элгән идем» дип горурланып әйтерсез», – диде «Балтач» тыюлыгы башлыгы Ранис Вафин.

Чара барышында «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең технология укытучысы Рәҗәп Фәткырахманов укучылар өчен сыерчык оясы ясау буенча мастер-класс үткәрде.

«Бүген безгә кош оясы ясаудагы үзенчәлекләр һәм киң таралган хаталар турында сөйләделәр. Без шулай ук эш кораллары һәм аларны ясау өчен кирәкле материал белән таныштык», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Норма мәктәбе укучысы Кәрим Садыйков.

Берничә сәгать сизелмичә дә үтте, укучылар парктан бераз талчыгып кайттылар. Хәзер анда 100 яңа сыкрчык оясы барлыкка килде.

 «Бу бик файдалы чара. Балалар табигать, әйләнә-тирә дөнья белән кызыксына, ә бүген аларга файдалы эш башкарырга мөмкинлек бирелде», – дип билгеләп үтә мәктәп укытучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International