«Безнең әйләнә-тирәбез»: Балтач районы укучылары районның табигате төрлелеге турында белделәр

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Балалар, табигатьне күзәтеп, табигать хакында лекцияләр тыңлап һәм китаплар укып, әйләнә-тирә дөнья турында белем һәм тәэсирләр алалар. Ә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, киләчәктә бер генә хайванга һәм кошка, бөҗәккә һәм үрмәкүчкә карата да битараф булмасыннар өчен, аларга бу өлкәдә ярдәм итәләр.

Бу юлы Балтач гимназиясе укучылары «Сурнар» дәүләти табигый зоология (аучылык) заказнигы белгече Альберт Хәкимҗанов белән бергә үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына мавыктыргыч экскурсия ясадылар.

«Хайваннар дөньясы – кешеләр һәм үсемлекләр тормышы кебек үк, планетадагы тормышның бер өлеше. Табигатьтә барысы да үзара яраклаша. Ә һәр хайван – табигатьнең бер өлеше, анда һәрнәрсә дә мөһим», – диде Альберт Хәкимҗанов.

Чара барышында укучылар кызыклы зоологик табышмакларны чиштеләр, тасвирлама буенча хайваннарны таныдылар, урман викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

Ахырда алар үзләренең шәхси күзәтүләре белән уртаклаштылар.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International