ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында язгы ау сезонын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Республикада язгы ау сезонын оештыру буенча киңәшмәләр башланды. Чарада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Мутахаров, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар дөньясын мониторинглау бүлеге башлыгы Илфат Вәлиев, шулай ук ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район хезмәтләре вәкилләре һәм республиканың аучылык кулланучылары катнашты.

Очрашулар ачык сөйләшү форматында уза. Залдагы һәркемнең үз соравын бирергә яки турыдан-туры «урында» хәл итәрлек көнүзәк проблеманы күтәрергә мөмкинлеге бар.

Киңәшмә барышында Ринат Чиспияков язгы ау вакытын искә төшерде.

«1 апрельдән 6 майга кадәр – алдавыч (җәлеп итә торган) үрдәкләрне файдаланып, ата кыр үрдәкләренә ау; 15 апрельдән 24 апрельгә кадәр – суда йөзүче кошларга ау, аңа ата кыр үрдәкләре һәм казлар керә. 22 апрельдән 1 майга кадәр нарат урманы киекләренә (ата суерлар һәм көртлекләр, шулай ук вальдшнеп)», – диде ул.

Киңәшмә ахырында Радик Мутахаров корал белән эш иткәндә куркынычсызлык чараларын үтәүгә игътибар итте.

Исегезгә төшерәбез: бер тере алдавыч (җәлеп итә торган) үрдәкне файдаланып, ата кыр үрдәкләренә ау, күп дигәндә ике аучы тарафыннан башкарыла. Язгы ау чорында ата кыр үрдәкләрен аулаганда яраланган киекне (яраланган кошны) яшеренгән урыннан кимендә 300 метр ераклыкта, ә казлар һәм казаркаларны аулаганда – кимендә 500 метр ераклыкта җыеп алырга рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International