Теләче районында «Һәр сыерчыкның үз оясы» дигән традицион район конкурсына йомгак ясалды. Чара «Татмедиа» АҖ филиалы «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге белән берлектә оештырылды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт тикшерүенең Теләче районы буенча районара бүлеге башлыгы Эмиль Гаязов, район мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Карпова һәм «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин тапшырды.
«Иң яхшы сыерчык ояларын сайлаганда без аларның матурлыгына, дөреслегенә һәм аларны ясаганда экологик яктан зарарсыз материалларны куллануга игътибар иттек», – дип билгеләп үтә Эмиль Гаязов.
Бәйгедә Зәмирә Шиһабетдинова, Азамат Шакиров һәм Фәридә Хәбирова җиңде.
Ә «Матурлык һәм катлаулылык» номинациясендә иң яхшылары – Инсаф Вәлиев, Айзилә Сабирҗанова һәм Үзәк мәктәпнең 4 сыйныф укучылары.