ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге башлыгы шәһәр чигендә соры ябалакны коткарды.
Хәбәр шәһәрнең битараф булмаган кешеләреннән килә. Алар кошка каргаларның һөҗүм итүен әйтәләр.
Ведомство хезмәткәре кошны тикшерә. Тикшерү вакытында ябалак үзен тыныч тоткан һәм үзен яхшы хис иткән.
Кош туңмасын өчен, аны юрганга били. Аны Биклән урманчылыгы территориясендәге урманга җибәрә.
Исегезгә төшерәбез: соры ябалак Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Төрле типтагы урманнарда яши. Татарстанда яши торган иң гадәти ябалакларның берсе. Еш кына шәһәр парклары һәм зиратлары территориясендә очрый. Кешеләр яшәгән тирәлектә даими оя кора. Казан, Түбән Кама һәм Лениногорск кебек республиканың эре шәһәрләренә даими очып килүе билгеләнгән.