Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе законнарына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре Иҗтимагый совет утырышында тикшерелде. Чарада ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов катнашты.
Утырыш барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков Татарстан Республикасының Экология кодексына комитет тәкъдим иткән төзәтмәләр турында сөйләде. Аларның берсе – 135 «Ау» статьясының 3 өлеше, анда, ала каргадан тыш, ау ресурсларына зур бакланны кертергә тәкъдим ителә.
Утырыш ахырында катнашучылар закон проектлары буенча фикер алыштылар.