Түбән Кама халкын әйләнә-тирәлекне саклау буенча заманча мегаполисларның иң актуаль мәсьәләләренең берсе борчый. Алар ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге башлыгы Эдуард Иванов җитәкчелегендә күпкатлы йортлар ишегалдында сыерчык оялары урнаштырылган экозона булдырдылар.
«Шәһәр чикләрендә күп кошлар яши. Һәр иртәдә, тәрәзәләрне ачып, кошлар җырын тыңлыйбыз. Без моны Пятницкий исемендәге хор дип атыйбыз», – дип күзәтүләре белән уртаклашалар «Урман кварталы» торак милекчеләре.
Яңа территориядә кош гаиләләре өчен барлыгы 18 оя ясалган. Монда алар бала да чыгара ала.
«Агач кайрысының бөтенлеген бозмас өчен, без кош ояларын агач кәүсәләренә кадаклар кулланмыйча гына беркеттек. Эштә барысы да катнашты. Берәүләр сыерчык оялары ясадылар, икенчеләре аларны элделәр», – ди Эдуард Иванов.