ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитештерү аучылык инспекторларына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында хәбәр итә.
Тикшерү 25 майда табигатьне саклау турында гамәлдәге законнарны белү буенча тест сынаулары уздыру юлы белән башкарылачак.
Документлар 17 майга кадәр юридик затның вәкаләтле вәкиленнән, шәхси эшкуардан яки аның законлы вәкиленнән кабул ителә, яки салынган документларның исемлеге белән почта аша 420088, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресына җибәрелә.