Татарстанда поши аркасында фаҗигале юл вакыйгасы: аның аркасында ике иномарка бәрелеште

2013 елның 14 августы, чәршәмбе
Бәрелеш Нижнекамскидан ерак түгел килеп чыкты. 13 август көне,тимер юл аркылы чыгу урыны янында көньяк машина юлында Volkswagen машинасы кинәт юлга чыккан пошига барып бәрелде. Volkswagen машинасы, пошига барып бәрелгәннән соң, каршы хәрәкәт буена килеп чыкты һәм шунда Daewoo Nexia машинасына бәрелде. Поши юл вакыйгасында алган яралардан үлде. Юл вакыйгасы нәтиҗәсендә 2 кеше зарарланды - дип, хәбәр итә региональ МЧС вәкиле. Volkswagen машинасының йөртүчесен һәм юлаучысын күп санлы имгәнүләр белән хастаханә алып киттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International