ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүген РФ Дәүләт Думасы Россиянең Кызыл китабына кертелгән аеруча кыйммәтле үсемлекләрне һәм гөмбәләрне законсыз җыйган һәм юк иткән өчен җинаять җаваплылыгы билгели торган закон кабул итте.
РФ Җинаять кодексына тиешле төзәтмәләрне «Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлары төркеме кертә. Проект авторлары җинаять кодексын «Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән һәм (яки) РФ халыкара килешүләре белән саклана торган төрләргә караган үсемлекләр дөньясының аеруча кыйммәтле объектларын законсыз юк итү, зарарлау, тоту, җыю һәм әйләнеше» 260.1 статьясы белән тулыландырырга тәкъдим итә.
Максатчан юк итү, җыю һәм әйләнештән соң гына җинаять җаваплылыгы көченә керәчәк. Саксызлык аркасында башкарылган гамәлләр статьяга эләкмәячәк. Җинаять өчен тугыз елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм миллион сумга кадәр штраф яный.