Минзәлә район суды тарафыннан гражданга карата, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәренә хезмәт бурычларын үтәгәндә тән җәрәхәтләре ясаган өчен, хөкем карары чыгарылды.
Тикшерү билгеләгәнчә, 3 сентябрьдә кичке 8 ләрдә, федераль аучылык күзәтчелеген гамәлгә ашырганда, Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең район (районара) җитәкчесенә һөҗүм ясала. Гражданин, физик көч кулланып, буылу халәтенә китерә.
Хөкүмәт вәкиленә карата көч кулланган өчен, ул суд тарафыннан шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм ителә.