Яз – табигатьнең озак һәм салкын йокыдан соң уяну вакыты. Кар эри, беренче язгы чәчәкләр шыта, үлән яшелләнә башлый.
Менә Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәгенең марал фермасына да яз килде, һәм мөгезле хайваннар саны бик кызу гына кими бара. Юк, аларның саны азая бару түгел бу! Ә затлы боланның аталары үзләренең сөяк «таҗларын» салалар.
«Аларга җиңелрәк булып кала, һәм мөгезләре төшкән урында бераз кычыту тоялар. Күңелсез хәлләрдән качарга тырышалар һәм үзләрен тыныч тоталар», – дип сөйли Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге директоры Александр Наумов.
Бер ай ярымнан соң, элеккеге ботаклы мөгезләре төшкән урыннарда яңа мөгезләр чыга башлый. Алар бик актив – тәүлегенә бер сантиметр үсәчәк, һәм, парлашу сезоны башланганчы, ата хайваннарның башларында әнкә хайваннарны яуларга көрәшү өчен көчле сугыш коралы барлыкка киләчәк.
Ә ана хайваннарга килгәндә, алар иң мөһим вакыйгага – болан балалары тууга әзерләнәләр, без аларны туганнан соң кимендә бер айдан күзәтә алачакбыз.