15 апрельдән суда йөзә торган киекләргә ау сезоны ачыла. Аңа ата кыр үрдәге һәм казлар керә. Ул 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ә 22 апрельдән 1 майга кадәр – нарат урманы киекләренә (ата суерлар һәм көртлекләр, вальдшнеп).
Язгы сезонда ау бары тик ышыкланган урыннан гына һәм биш миллиметрдан ким зурлыктагы ядрә тутырылган шома көпшәле утлы корал кулланып кына башкарылырга мөмкин, йөреп аулау тыела. Теләсә нинди йөзү чаралары бары тик хәрәкәттә булмаган ышык урын булдыру, шулай ук моторлар кулланмыйча ауланган киекләрне җыеп алу һәм транспортлау өчен генә кулланыла ала», – дип билгеләп үтте ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов.
Наратлык киекләрен аулауга килгәндә, ул бары тик гөрелдәү урынына килеп, ата суерларга, гөлдери торган көртлекләргә ышыкланган урыннан һәм кичке уен вакытында вальдшнепларга карата гына биш миллиметрдан ким зурлыктагы ядрә тутырылган шома көпшәле утлы корал кулланып башкарыла. Бу чорда ау этләрен яраланган канатлы киекләрне (подранкаларны) эзләү һәм тотылган канатлы киекләрне тапшыру өчен генә кулланырга мөмкин.