15 апрельдән республикада янгын куркынычы зур булган чор башлана. Бу вакытта учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру тыела. Махсус янмый торган савытларда һәм башкаларда ризык әзерләү өчен ачык ут кулланырга ярамый.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты янгын куркынычы зур булган чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күрергә, шул исәптән, янгын чыганакларын ачыклаганда кирәкле гамәлләр кылырга чакыра.
«Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында» 2023 елның 06 мартындагы 209 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә урман янгыннары һәм башка ландшафт (табигый) янгыннар куркынычы янаган Татарстан Республикасы торак пунктлары исемлегеP48 расланды. Торак пунктлар исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Урманда янгын ачыкланган очракта ашыгыч оператив хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – 01, 112 гә шалтыратырга кирәк.