Табигатьне яратып: Яшь балтачлыларга табигатькә сакчыл караш турында сөйләделәр

2023 елның 14 апреле, җомга

Кешелек көн саен әйләнә-тирә мохиткә зур тискәре йогынты ясый. Мондый начар нәтиҗәләрне киметү өчен, «Сурнар» дәүләт табигый зоология (аучылык) заказнигы белгечләре үсеп килүче буынга табигатьтә йөргәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук ни өчен әйләнә-тирә мохитне сакларга кирәк һәм урманны чүпләргә ярамаганлыгы турында сөйлиләр.

«Хәзер без һәр кешенең, үз артыннан чүп-чарны җыеп, аны тиешсез урыннарга ташламыйча гына да табигатьне саклауга үз өлешен кертә алуын беләбез», – диләр егетләр.

Мондый эко-агарту чаралары балаларда кызыксыну, табигатьне саклау теләге тәрбияли һәм планета безнең уртак йортыбыз дигән төшенчә формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International