Чулман акваториясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан су биоресурсларын законсыз тоту туктатылды

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

25 апрельдән республикада «Уылдык» комплекслы оператив-профилактик операциясе уза. Бу вакытта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре акваторияләр һәм елга култыгы мониторингын үткәрәләр, шулай ук балык тоту кагыйдәләрен үтәүне күзәтәләр һәм браконьерлык фактларын туктаталар.

Шундый уртак профилактик чараларның берсен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Балык Бистәсе, Питрәч һәм Теләче районнары районара бүлекләре хезмәткәрләре Чулман елгасы акваториясендә «Мишә» дәүләт табигый зоология (аучылык) заказнигы территориясендә үткәрделәр.

Иртәнге рейд барышында балыкчыларга карата административ хокук бозулар турында Кодексның «Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу» 8.39 статьясы буенча 6 беркетмә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International