Аучылардан килгән гаризалар турында

2013 елның 20 августы, сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 2013 елның 16 августында, аучылардан 2013-2014 еларда расланган тоту квоталары белән тәңгәл килеп, аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтнамәләр бүлү җирәбәсендә катнашу хокукына гаризалар кабул итүне тәмамлады. Аучылардан 1237 гариза кабул ителде. 161 гариза, ТР Экология кодексы белән урнаштырылган мәгълүмат булмау сәбәпле, ә шулай ук аучы бер муниципаль районга, бер төр хайванга бердән артык гариза биргән сәбәпле, җирәбә салуда катнашу өчен эшкәртелүгә кабул ителмәде. Исегезгә төшерәбез: җирәбә салу 2013 елның 22 августында сәгать 14.00 Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында, Казан ш.,Кәрим Тинчурин - 29 адресы буенча үткәрелә. Бөтенегезгә дә уңыш телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International