Административ җаваплылыкка тарттыру турында

2013 елның 20 августы, сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгълүмат бирә: ТР территориясендәге аучылык җир-суларында ау булдыру кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, ТР Президенты 2013.12.04. №УП-303 боерыгы белән расланган аерым саклана торган федераль әһәмияттәге табигый территорияләрне кертмичә, 2013 елның 17 августыннан сәгать 17.00 каурыйлы киекләргә җәйге- көзге ау чоры ачылды.

 

Ау һәм хайваннар дөньясы объектлары белән куллануның бүтән кагыйдәләрен бозу өчен җазаларны арттыру нәтиҗәсендә, Идарә шушы кагыйдәләрне тайпылусыз саклау турында искә төшерә.

Ау башланганнан беренче тәүлек эчендә генә 19 зат административ җаваплылыкка тарттырылдылар. Барлыгы, җәмгыять инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә, республика территориясендә 114 рейд үткәрелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International