Татарстанның ике елгасында 750 метр балык оясы урнаштырылды

2023 елның 12 мае, җомга

Республикада «Балык – Булсын! (Рыбе – Быть!)» табигатьне саклау чаралары комплексы дәвам итә. Бу юлы уылдык чәчү өчен ясалма урыннарны урнаштыру Мамадыш районында Нократ һәм Чулман елгаларында узды

Чарада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм «Мамадыш балык заводы» ҖЧҖ бригадасы хезмәткәрләре катнашты. Бергәләп алар 750 метр оя урнаштырдылар.

«Оялар урнаштыру өчен көчле агым булмаган тыныч сулыклар кулланыла. Хәзер балыкларның уылдык чәчү вакыты. Чуртан белән алабуга уылдык чәчеп бетерделәр инде, корбан балыгы, чабак, сазан, кәлчәк һәм башкаларның вакыты җитте», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Мамадыш районы буенча районара бүлеге башлыгы Ринат Шакиров.

Чара ахырында алар сулыклардан браконьерлык ятьмәләрен алу буенча рейд үткәрәләр.

Исегезгә төшерәбез: 25 апрельдән 5 июньгә кадәр Татарстанда «Уылдык – 2023» комплекслы оператив-профилактик операциясе уза. Бу чорда Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International