ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Яңа Чишмә районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре ТР Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе белгечләре белән берлектә буаларда һәм чүплекләрдә акчарлаклар тупланган урыннарда уртак тикшерүләр оештырды.
Рейд барышында белгечләр кошларның үлемен күзәттеләр һәм, кош гриппын ачыклау өчен, лаборатория тикшеренүләре үткәрергә патологик материал сайлап алдылар.
"Әлеге чаралар республика территориясендә авыруны кисәтү максатыннан үткәрелә. Быел авыруны таратучылар булып, элеккечә кыргый үрдәкләр түгел, ә күбесенчә акчарлаклар хезмәт итә. Авыруның акчарлакларга күчү куркынычы аларның чүплекләрдә һәм көнкүреш калдыклары полигоннарында азык таба ала торган зур торак пунктлар шартларында яшәүгә яхшы яраклашуы белән аңлатыла», – дип билгеләп үтте ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков.
Районның су объектларын тикшергәндә акчарлакларның күпләп җыелуы ачыкланмаган. Чүплек ябык һәм рекультивацияләнгән.