2013 елның 30 август көнендә Яңа Шешмә районында Мәдәният йорты алдындагы мәйданда, Татарстан Республикасы көненә багышланган “ Минем республикам- минем Татарстан” шигарендә бәйрәм концерты узды.

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе
2013 елның 30 август көнендә Яңа Шешмә районында Мәдәният йорты алдындагы мәйданда, Татарстан Республикасы көненә багышланган “ Минем республикам- минем Татарстан” шигарендә бәйрәм концерты узды. Концерт алдыннан җыелган халык, Республика Көне алдыннан ачылган, музейга бардылар. Анда, X – XII гасырдагы Нарат шәһәрлеге урынында археологик казу эшләре куелуы, XIX гасыр кораллары, Советлар Союзы медальләре, Бөек Ватан сугышы тезмәсе, халыкның көнкүреш әйберләре күрсәтелгән. Котлау сүзләре белән Яңа Шешмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Михайлович Козлов һәм Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы урынбасары Федор Сергеевич Батков чыгыш ясадылар. Бәйрәмдә район башлыгы Әзи авылының башлыгы Гайфутдинов Данияр Сагит улын “Татарстан Республикасында җирлекле үзидарә үсешендә күрсәткән хезмәт өчен” исемле мактау кәгазе һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы исеменнән Яңа Шешмә муниципаль районының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисен Наталья Александровна Гордееваны мактау кәгазе белән бүләкләде. Бәйрәмдә милли мәдәниятне яратучыларга рус, татар, чуваш телләрендә концерт номерлары күрсәттеләр. Ул- Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның күп гасырлар дәверендә тату булып яшәүләрен күрсәтә. Бәйрәм салют белән тәмамланды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International