Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча
дәүләт комитеты
рус
тат
eng
Сорау бирү
Комитет турында мәгълүмат
Максатлар һәм бурычлар
Комитет җитәкчелеге
ДБУ җитәкчелеге
Комитет структурасы
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БИОЛОГИК РЕСУРСЛАР БУЕНЧА ДӘҮЛӘТ КОМИТЕТЫ КАРШЫНДАГЫ ИҖТИМАГЫЙ СОВЕТ
Электрон хезмәтләр
Комитетның тарихы
Эшчәнлек
АУЛАУ ( Аучылык ресурслар, аучылык өлкәсеннән файдаланучылар өчен мәгълүмат)
Коррупциягә каршы тору
Су биологик ресурслар
Биологик төрлелек һәм аерым саклана торган табигый территорияләр (АСТТ)
Федераль дәүләт күзәтүе
Халык контроле
Хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану өлкәсендә хәл итүне таләп итә торган очракларга аңлатма
Комитет тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре
” Хайваннар дөньясын саклап калу өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге” ДБУ
Татарстан Республикасының аучылык җыр-суларының карта-схемасы
Кадрлар сәясәте
Ситуацион үзәк
Аучылар календаре
Цифрлы трансформация
Документлар
КВИТАНЦИЯЛӘРНЕҢ БЛАНКЛАРЫ
Ауга рөхсәт өчен дәүләт пошлинасын түләү квитанциясе
Хокукый норматив актлар
Хайваннарның санын җайга салу турында
Административ регламентлар
Комитет эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Товарлар китерүгә, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Мәгълүматны кулланучы соравы буенча аңа идарә эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү тәртибе
Антимонополиягә каршы комплекс
Жирәбә 2025
Җайлау йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортаж
Коллегия материаллары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Аучылар өчен анкета
Интернет-кабул итү бүлмәсе
Элемтәләр
Түләүсез юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгате өчен мәгълүмат
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Дәүләт комитетлары
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты
ТР Саба районында яңа агач эшкәртү комплексы ачылды
2013 елның 3 сентябре, сишәмбе
30.08.2013 ТР Саба районында түбән сортлы агач эшкәртү комплексы ачылды.Тантаналы ачышта ТР Премьер-министры Ильдар Халиков, РФ табигать байлыклары һәм экология министрының урынбасары- урман хуҗалыгының Федераль вәкилә башлыгы Владимир Лебедев, ТР урман хуҗалыгы министры Наиль Магдеев, Саба муниципаль районының башлыгы Рәис Минниханов, Идарә башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов катнаштылар. Кунакларның Саба районының Лесхоз тораклыгына бару программасының беренче ноктасы булып, селекцион- орлык үзәге торды. Анда алар республиканың урман хуҗалыгына багышланган экспозиция карадылар, үзәкнең эше белән таныштылар. Аннан соң И.Халиков һәм В.Лебедев РФ һәм ТР атказанган урманчысы Нургали Минниханов һәйкәленә чәчәк куйдылар, ә шулай ук Саба районының Урман хуҗалыгы музеена бардылар. Программаның төп вакыйгасы булып, түбән сортлы агач эшкәртү комплексының ачышы булды. Сәләмләү сүзләрен әйткәндә, Татарстанның Премьер-министры бөтен кешене Республика көне белән котлады. “Нәкъ бу көнне, без бик озак көткән, сирәк очрый торган завод ачылуы болай гына түгелдер”- дип ассызыклап китте И.Халиков. Аның сүзе буенча, ТР беренче президенты Минтимер Шаймиев та берничә тапкыр монда җитештерүне үстерергә кирәклеге турында әйтте, һәм ТР хәзерге башлыгы Рөстәм Миннихановның да хыялы шушындый комплексны төзү иде. “Бүгенге вакыйга, без Татарстан урманнарын куллана алабыз, алардан әзер материаллар җитештерә алабыз диеп әйтергә мөмкинлек бирә. Чит илләрдә күргән яки ишеткән әйберләрнең күбесе, иң яхшы технологияләрдә безнең Россиядә дә, Татарстан җирендә булыр” – дип әйтте Республика Хөкүмәте башлыгы. Ул аерым, тиз арада комплексны салган, төзүчеләргә рәхмәт белдерде. “Җитештерелгән әйберләрне сату максатлары hичшиксез килеп чыгар дип ышанам”,- дип ассызыклады И. Халиков һәм шундый комплексларның республикада күп санлы булуларына өметләнеп калды. РФ табигать байлыклары һәм экология министрының урынбасары- урман хуҗалыгының Федераль вәкилә башлыгы Владимир Лебедев шулай ук, заводны ачу тантанасына җыелган бөтен кешене дә, бәйрәм белән котлады.“ Иң мөһиме, бу завод йомшак яфраклы токымны агачларны куллана ала. Без, бүгенге көнгә, шул токымнарны куллана торган бөтен комплексларга ярдәм итәбез”, дип әйтеп китте В. Лебедев. Ул ачыклап китте: беренче чиратта илнең европа ягы территорияләрендә ,берничә соңгы дистә эчендә ,агачлырның токым катнашмасы үзгәрде. “ Һәм безгә, кирәкле токым катнашмасына кире кайтыр өчен, 40-50 ел системалы яхшы эш кирәк”,- дип ассызыклап китте Россиянең табигать байлыклары һәм экологиясе министры урынбасары. Чыгыш барышында, ул шулай ук, иртә белән ТР Президенты белән очрашу үткәнен һәм ул очрашуда комплексның алдына куелган максатлар турында сөйләшү барганын, сөйләп китте. “ Бүген күргән һәм ишеткән әйберләрдән соң, минем ниндидер ак көнчелегем барлыкка килде,чөнки сез дөрес юнәлештә барасыз. Без сөйләшә торган әйберләрне, безнең эшлисе килгән әйберләрне, сез инде республика территориясендә эшлисез”, - диде В.Лебедев. ИА "Татар-информ"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ялга кайткан сугышчы белән очрашты
«Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре кыска вакытлы ялга кайткан сугышчы белән очрашты. Хезмәткә киткәнче, ул Әгерҗе районы аучылык хуҗалыкларының берсендә аучы булып эшли. Чарада шулай ук авылдашлар һәм үсеп килүче буын да катнашты. Хәрби хезмәткәр махсус операция зонасындагы алгы сызыктагы тормыш турында сөйләде.
Кошларның серләре: Татарстанның гаҗәеп кошлары
1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм канатлы кошлар дөньясының безгә бик якын булуын искә төшерә. Елгалары, урманнары һәм кырлары белән Татарстан – чын миграция юллары чаты һәм 300 дән артык төр кош өчен яшәү урыны да. Монда тыйнак чыпчыклар һәм мәһабәт ерткычлар янәшә яши. Кошларның язын тавышлары исә табигатьнең уяну симфониясен тудыра. Идел киңлекләре өстендә аккойрык бөркет канат җилпи. Аның канат җәеме 2,5 метрга кадәр булган Европадагы иң эре ерткыч кошларның берсе. Республиканың күлләрендә һәм уемтыкларында озынлыгы 1,5 метрдан артык булган ысылдавык аккошны еш күрәләр. Шәһәр паркларында, шул исәптән Казан шәһәре М. Горький исемендәге яәдәният һәм ял паркында колаклы ябалаклар һәм гади торымтай яши. Иртә язда каргалар кайта, ә май аенда һавада сандугач сайравы яңгырый. Рекордсменнар арасында – тизлеге 110 км/сәг кә җитә торган кара керәшә һәм фирүзә каурыйлы кечкенә яр чыпчыгы.
31
март, 2026 ел
Йомраннар календаре буенча яз җитте: беренче җәнлекләрне Татарстанның ике районында күреп алганнар
Байбак-сөркәләр артыннан Татарстанда йомраннар уянды. Димәк, кар әле китеп бетмәсә дә, яз инде тулысынча үз хокукларына кергән. Хәер, йомранга кар комачауламый: аларның кышны үткәргән тирән өннәре бар, март кыраулары вакытында да шунда ышыклана алачаклар. Җир өстендәге суык та аларга куркыныч түгел. Иң мөһиме: азык табарга мөмкинлек бирерлек кар капламы эрегән инде.
27
март, 2026 ел
Күренекле галимнең якты истәлегенә: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Валериан Гаранинның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы Валериан Иванович Гаранинның вафаты уңаеннан туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Аның вафаты – фән, герпетология һәм табигатьне саклау өлкәсендә зур югалту.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз