Чистай районында сулыкларны ташлап калдырылган балык тоту коралларыннан чистарту буенча эш дәвам итә

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре балык тоту кагыйдәләрен үтәү һәм республика сулыкларында браконьерлык фактларын кисәтү буенча көндәлек рейдларны дәвам итәләр.

Әйтик, Чистай районының Чишмә елгасында уртак профилактик чаралар барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Чистай һәм Яңа Чишмә районнары районара бүлекләре хезмәткәрләре тарафыннан 35 кысла аулагыч һәм 13 ятьмә табылды һәм тартып алынды.

Бу юнәлештә планлы эш дәвам итәчәк. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International