Сирәк очрый торган үсемлекләрне һәм гөмбәләрне җыйган һәм юк иткән өчен җинаять җаваплылыгы кертелгән

2023 елның 13 октябре, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, Россиянең Кызыл китабына кертелгән аеруча кыйммәтле үсемлекләрне һәм гөмбәләрне законсыз җыйган һәм юк иткән өчен Җинаять Кодексының яңа статьясы үз көченә керде.

Шулай итеп, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне һәм гөмбәләрне законсыз тоткан, җыйган, сатып алган, саклаган, саткан өчен хокук бозучыга 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яки ике елга кадәр төзәтү эшләре яки дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү белән бер миллион сумга кадәр штраф яный. Законсыз сатып алган яки саткан өчен –500 меңнән 1,5 миллион сумга кадәр штраф белән биш елга кадәр мәҗбүри эш.

Бу хокук бозуны кеше хезмәт урыныннан файдаланып, бер төркем зат алдан килешү буенча яки Интернетта халыкка күрсәтеп башкарса, җәза күп тапкырлар катгыйлана.

Аеруча кыйммәтлеләр исемлегенә кертелгән төрләрнең юк ителүен күргән кешеләргә хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Әгәр Кызыл китапка кертелгәннәрне чик аша чыгару планнары һәм ниятләре турында мәгълүмат бар икән, бу хокук бозуларны Федераль таможня хезмәте туктата.

Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне законсыз җыюны һәм әйләнешен бозуны Россия Эчке эшләр министрлыгы, Россия ФСБ Чик буе идарәсе һәм Федераль таможня хезмәте вәкилләре туктата. Хокук бозучыларны ачыклаганда һәм аларны теркәгәндә, эш материаллары хокук саклау органнарына һәм судка карар чыгару өчен тапшырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International